- җан
- 1. Идеалистик, дини карашлар буенча: тәнгә тереклек бирә һәм тәннән башка да яши ала дип каралган, тереклек иясенең психик процессларын чагылдырган мәңгелек башлангыч 2. Кешенең эчке дөньясы: аның табигате, кичерешләре, хисләре, уй-фикере, омтылышлары. Күңел җан сызлавы 3. Тереклек иясе, җан иясе ул да мәхлук, ул да җан, аллага ул да китергәндер иман. Кеше турында көлеп яки җирәнеп әйтелә ерткыч бер җан 4. Кеше җан башыннан бүлү. Баш (кеше санын белдергәндә кулл.) без тугыз җан идек. Иң якын, кадерле кеше турында бала дип, җан дип. с. Якын, яраткан җаным, бәгърем. Иркәләп эндәшү сүзе үкси-үкси Мәйсәрә җан, яшь урынына түкмә кан 6. күч. Кешенең тормышы, гомере җаныңмы, малыңмы? 7. күч. Дәрт, рух, илһам; җанлылык халыкта кичәге җан калмаган 8. Кот, ямь; җәлеп итү көче, матурлык шул кояшта ямь, җан бар 9. күч. Нин. б. эштә оештыручы, илһам, көч биреп торучы кеше ул группаның җаны иде 10. күч. Нәр. б. асылы, нигезе (җансыз әйберләр тур.) әсәрнең җаны
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.